ВИЧ-инфекциягә һәм СПИДка каршы көрәш буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышында быелның узган чорына йомгак ясау белән бергә әлеге авыруга каршы төп көрәш чаралары турында да сүз барды
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Равил Бадахшин җитәкчелегендә узган утырышта район үзәк хастаханәсе һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге вәкилләре катнашты.
Район үзәкхастаханәсе табиб-инфекционисты Лилия Хөсәенова бәян иткәнчә, быелның җиде ай нәтиҗәләре буенча ВИЧ-инфекция белән 107 кеше диспансер исәптә тора: 62 – ир-ат, 45 – хатын-кыз. Яшь ягыннан караганда, 1се – бала, 43е – 18-44, 46сы – 45-59, 18е – 60-74 яшьтәгеләр. Исәптә торучылар арасында өлкән яшьтәге ханым да бар. Димәк, әлеге авыруны теләсә кайсы яшьтә йоктыру куркынычы саклана. Быелның алты аенда авыру 5 кешедә ачыкланган: 2 ир-атта һәм 3 хатын-кызда. Аларның һәркайсы турында аерым бәян ителде.
– Тикшерүләр барлык очракларның 18 процентында ВИЧның парентераль, ягъни вена аша наркотиклар кулланганда йогуын, калган очракларның җенси юл белән йоктыруга каравын күрсәтә, – дип билгеләп үтте Лилия Мәсгутовна.
Поликлиниканың йогышлы авырулар кабинеты, эпидемиология хезмәте, хастаханә хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә ВИЧ йоктырган барлык пациентлар да диспансер күзәтүендә тора.
– ВИЧ белән яшәүчеләрнең 90 проценттан артыгы антиретровирус терапиясе (АРВТ) дарулары кабул итә. Вируска каршы препаратлар белән дәваланганда канда вирус күзәтелми һәм авыру башкаларга хәтта җенси юл белән дә йокмый, – ди табиб.
Лилия Мәсгутовна “AIDSNET” мәгълүмати системасыннан файдалануның пациентларны һәм аларның даруларны куллану нәтиҗәсен контрольдә тоту мөмкинлеге бирүен дә билгеләп үтте.
Ул ВИЧ-инфекцияне кисәтү чараларына аерым тукталды.
Агымдагы елның беренче яртысында 7290 кеше ВИЧ-инфекциягә тикшерелгән. Ел ахырына әлеге санны 12153гә җиткерү бурычы тора. Диспансерлаштыру, стационарда дәвалану барышында да ВИЧка тикшерүләр уздырыла. Авыруны кисәтүдә бала табарга ниятләүче хатын-кызларның йөклелек буенча иртә исәпкә куелуның, ВИЧ анадан балага күчмәсен өчен тест тапшыруның да роле зур.
– Йогышлы авырудан саклануның тагын бер ышанычлы ысулы – презерватив куллану, – диде табиб.
Лилия Мәсгутовна укучылар, яшьләр арасында тормышта үз гамәлләреңә җаваплы караш тәрбияләүгә юнәлтелгән чаралар, әңгәмәләр уздыруның әһәмиятен дә ассызыклады.
Киңәшмәдә чыгыш ясаган табиб-фтизиатр Елена Әхмәтҗанова туберкулез авыруы белән бәйле саннарга тукталды. Быел биш кеше исәпкә куелган. Тулаем алганда, унбиш кеше күзәтүдә тора һәм әлеге сан үзгәрә. Балалар һәм яшүсмерләр арасында туберкулез белән авыручылар саны теркәлмәгән, әлеге авырудан үлүчеләр дә юк.
– Туберкулез авыруын ачыклауның төп ысулы – флюорография узу. Елга бер тапкыр әлеге тикшерүне һәркем үтәргә тиеш. Аны кайда узуга бәйле проблеманың булганы юк. Соңгы елларда күчмә комплекс – “Флюмамм” да район халкына даими хезмәт күрсәтә, – диде табиб.
– Авыруларны дәвалау, кисәтү юнәлешендә күп кенә чаралар башкарылса да, безгә тынычланырга ярамый. Профилактик юнәлештә эшне тагын да көчәйтү юлларын эзләү кирәк, – диде район үзәк хастаханәсе баш табибының халыкка медицина ярдәме күрсәтү буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Татьяна Мелека.
Утырыш көн тәртибендә каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул итү белән тәмамланды.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев