Тагын 39 кеше зыян күргән
Түбән Камага БПЛА һөҗүме вакытында 12 кеше һәлак булган, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Һәлак булучылар арасында бала да бар.
«Хәзерге вакытка булган мәгълүматларга караганда, дошманның Түбән Камага пилотсыз очкычлар белән һөҗүме нәтиҗәсендә 12 кеше һәлак булган, 39 кеше зыян күргән», – дип китерә Лилия Галимова сүзләрен «Татар-информ».
Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә медицина ярдәме күрсәтелә.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев