Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Без -"Тамчы-шоу" җиңүчеләре

Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр , ди татар халык мәкале. Телебез - ул әти-әниебез безгә тапшырган кадерле бүләк, изге әманәт. Бүген без, татар кызлары һәм малайлары, үз телебездә дөрес итеп рәхәтләнеп сөйләшә алуыбыз белән әти-әниләребезгә дә, татар теле укытучыларыбызга да рәхмәтле. Күбрәк телләр белгән саен үзеңне камилрәк, ышанычлырак хис...

Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр , ди татар халык мәкале. Телебез - ул әти-әниебез безгә тапшырган кадерле бүләк, изге әманәт. Бүген без, татар кызлары һәм малайлары, үз телебездә дөрес итеп рәхәтләнеп сөйләшә алуыбыз белән әти-әниләребезгә дә, татар теле укытучыларыбызга да рәхмәтле. Күбрәк телләр белгән саен үзеңне камилрәк, ышанычлырак хис итәсең бит.
Татар теле, әдәбияты һәм тарихы буенча үз белемебезне сынап карау нияте белән без, Әгерҗе шәһәренең 1нче гимназия укучылары, 27нче октябрьдә Татарстан Яңа гасыр телевидениесенә "Тамчы-шоу"га юл тоттык. Без дигәнем, 11нче сыйныф укучылары Камалова Филәрә, Әхмәтова Айгөл, Рамазанова Айгөлләрдән торган "Кызлар-йолдызлар"командасы һәм 7-8нче сыйныф укучылары Шәймәрданов Каюм, Гыйльметдинова Азалия, Җәмитова Диана кергән "Хыял" командасы иде. "Кызлар-йолдызлар" командасы Аксубайдан килгән укучылар белән Алтын Урда тарихы, Казан мәчетләре турында сорауларга тиз генә дөрес, тулы җавап таптылар. Безнекеләр зирәклекләре, тирән белемнәре белән көндәшләрне генә түгел, жюри әгъзаларын да таң калдырдылар. Без дә алардан калырга тырышмадык. Җөмлә кисәкләре темасы буенча һәм татар композиторлары турындагы белемнәребезне күрсәтеп, Арча районы Яңа Кенәр мәктәбе укучылары белән ярышта җиңү яуладык. Татар авылында яшәп, татар мәктәбендә белем алучы яшьтәшләребезне дә җиңгәч, димәк без дә "төшеп калганнардан" түгел икән, юкка гына татар төркемендә укымыйбыз икән, дип уйладык. Әлбәттә, безнең җиңү укытучыларыбыз Әлфинә Ризванова, Наилә Харисова, Гөлназ Закирова, Гөлия Закирова өчен дә зур шатлык булды, чөнки бу - аларның хезмәт җимешләре.
Рәхмәт, "Тамчы-шоу", рәхмәт, укытучыларыбыз, рәхмәт, туган телем!

Җәмитова Диана,
1нче гимназиянең 8а сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев