Казларның горур мәле
әдәби сәхифә

Казларның горур мәле

Су өсләре каңгыл-каңгыл...

Бу фотоны Тәбәрледә яшәүче газета укучыбыз Раушания Вәлиева җибәрде. Вил–Раушания Вәлиевлар ел саен күпләп каз үстерәләр.

“Казлар иртәдән кичкә кадәр авыл янындагы буада. Моңа кадәр Ходай эт-төлкеләрдән саклады. Үзебезгә язган булсын тырышып үстергән казларыбыз”, – дип язып куйган Раушания апа.

Ә фотога Исәнбайда яшәүче каләм остасы Әлфирә НИЗАМОВА шигырь язды. 

Су өсләре каңгыл-каңгыл,
Казлар алар – көз яме. 
Күрче, йөзеп барышларын, 
Казларның горур мәле.

Көзге судан туймас чагы,
Канатларын ныгыткан...
Ак тәпи аларны күреп
Бар дөньясын оныткан!

Каңгыл-каңгыл килә казлар,
Су өсләре тоташ моң.
Казлар йөзә... ярга түгел, 
Җанга кагыла дулкын...

Каурый-каурый су өсләре, 
Су өсте көзге кеби...
Су буенда шәрә таллар 
Озату җырын көйли...

Илаһи сер табигатьтә, 
Искитәрлек көз яме!
Сокланыплар карар чаклар!
Каурыйларын санар чаклар!
Казларның горур мәле! 

 


Нет комментариев