Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Армия

Барҗы-Умгада Илназны хәрби хезмәткә озатырга бөтен авыл җыелды

Йолаларны саклап озаттылар

Барҗы-Умга авылында соңгы елларда армиягә китүче егетләр булмады. Моның сәбәпләре дә бар: авылыбыз кечкенә һәм анда бала үстерүче яшь гаиләләр дә бармак белән генә санарлык. 

Илсур–Гөлүзә Тимергазиннарның уллары Илназ хәрби хезмәткә алына икән дигәч, булачак солдатны озатырга бөтен авыл белән җыелдык. Солдат ашына Илназның якыннары һәм туганнарыннан тыш, сабакташлары, Ижауда автомеханиклар әзерли торган көллияттә бергә укыган курсташлары да килгән иде. 
Илназ бик актив булып үсте. Авыл тормышында кайнап яшәве белән дә яшьтәшләренә үрнәк күрсәтте. Өлкәннәргә дә бик ярдәмчел булды. Кесә телефоннары, телевизорлар көйсезләнеп китсә, күпләр Илназга мөрәҗәгать иттеләр. Әнә шулай, эшкә тырыш, бик кешелекле егетебез ул. 

Авылыбыз имамы Зөлфәт абый Гатин, Коръән сүрәләре укып, булачак солдатка иң изге теләкләрен җиткерде, хәер-фатихасын бирде. Мәчет исеменнән истәлек бүләге дә тапшырды. Оныгын тәрбияләүдә зур өлешен керткән Суфия апа да, борынгыдан калган йоланы яңартып, Илназга үзе пешергән ипине тешләтте. 

–    Бу – ризыгың туган нигездә көтеп торсын өчен башкарыла торган йола. Шуңа күрә мин икмәкне син туган йортыңа әйләнеп кайтканчы саклармын, улым, – диде ул.

Әти-әнисе солдат озату ашына баш-башлары чигелгән сөлге әзерләгәннәр иде. Һәркем аңа теләкләрен язды. Әлеге сөлге Илназның туган йорты каршына бәйләп куелды. Ә клубтагы стендка булачак солдатыбыз кулъяулык бәйләп калдырды. Киләчәктә аның янында авылдашыбызның солдат формасы киеп төшкән фотосурәте дә урын алачак. 

Әлбәттә, бу көнне Илназга иң матур, иң изге теләкләр яуды. “Хезмәтең җиңел узсын, тугры дуслар тап, әти-әниеңнең йөзенә кызыллык китермә, җай булган саен аларга шалтыратып тор“, дигәннәре – иң еш яңгыраганнары. Кайчандыр үзләре солдат каешы буган әтисе, туганнары Илназның кулын кысып киңәшләрен әйттеләр. 

Авылдашыбызны олы юлга кадәр җәяүләп озата бардык. Ул Барҗы-Умганы чыкканчы һәр баганага кулъяулык бәйләп чыкты. 

Бу көнне Кырындыдан Илназның икетуганы Рүзәл Хөснетдинов та армиягә китте. Егетләрнең икесенә дә уңышлы хезмәт елы телибез. Икенче көзгә туган якларда каршы алырга язсын сезне, кадерле улларыбыз! 

Рамилә ХИКМӘТУЛЛИНА.
Кичкетаң авылы.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X