Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Армия

Язгы чакырылышта Әгерҗе районыннан утызга якын егет хәрби хезмәткә алыначак

1 апрельдән Россиядә хәрби чакырылыш кампаниясе старт алды

1 апрельдән Россиядә хәрби чакырылыш кампаниясе старт алды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итә. 

Бу көннәрдә Әгерҗедәге хәрби комиссариат бинасында егетләр медицина тикшерүе узалар. Әлеге чакырылышта районыбыздан 160 егетне табиблар энә күзеннән үткәрәләр. Булачак солдатларга хирург, терапевт, психиатр, дерматолог, невролог, отоларинголог, күз, теш табиблары кабинетларын узу мәҗбүри. 

–    Тикшерү тәмамланганнан соң сәламәлек ягыннан барлык таләпләргә җавап биргән егетләрне сайлап алып хәрби хезмәткә озатабыз. Бу чакырылышта утызга якын булачак, – ди районның баш хәрби комиссары Илгиз Галиев. 

Баш комиссар сүзләренә караганда, соңгы елларда егетләр физик яктан чыныгуга, спорт белән шөгыльләнүгә зур игътибар бирәләр икән. 
Илгиз Наил улы үзе дә армиягә җыенучы һәр егет белән әңгәмә уздыра. Аларның кайсы гаскәрләрдә хезмәт итәргә теләкләре барлыгы, ниләр белән кызыксынулары турында сораштыра. 

Әгерҗе егете Артур Аптеков та язгы чакырылышта армия сафларына алыначак. Ул быел Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең Әгерҗедәге филиалын тәмамлый. Кечкенәдән хоккей уйнап үскән, Әгерҗенең “Спутник“ командасы составында бик күп ярышларда катнашкан, физик яктан чыныгып үскән егет спецназ яки һава-десант гаскәрләренә эләгү турында хыяллана. 

–    Армиягә синең кебек спорт белән дус булган, сәламәт егетләр кирәк, – дип егетнең кулын кысты Илгиз Галиев.

1 апрельдән хәрби комиссариатта график нигезендә чакырылыш комиссиясе дә эшли башлады. Егетләр район башкарма комитеты җитәкчесе Артур Акбашев җитәкчелегендәге комиссия әгъзалары алдында “имтихан“ тоталар. 


Тулысынча материалны газетабызның 13 санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев