Хуҗабикәләргә: кышка солянка ясыйбыз
3 кило кәбестә, 1,5 кило кишер, 1 кило суган, 2 кило помидор, тозлаган яки маринадлаган гөмбәне вак кына итеп турыйм да шуңа 0,5 литр көнбагыш мае, 3 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы салып 2 сәгать кайнатам.
Пешеп җитәргә 20 минут кала 2 лавр яфрагы, 5-6 борчаклы борыч, 1-2 канәфер, 0,5 стаканнан аз гына кимрәк итеп аш серкәсе салам. Солянканы стерильләштерелгән банкаларга тутырам.
Фәридә КАЕРОВА.
Красный бор авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев