Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Хуҗабикәләргә: лимон кайнатмасы әзерлибез

Хуш исле әчкелтем лимон кайнатмасын яратмаган кеше бар микән?! Аны кайнатуы авыр да, озак та түгел. Шифасы да бар. Салкын тигәндә, баш авыртканда лимон кайнатмасы белән чәй эчү дә хәл кертә, диләр.

Кәстрүлгә бер кило шикәр комына бер стакан тулар-тулмас су салып газ плитәсенә кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач күбеген җыябыз. Шуңа лимонны дүрткә бүлеп юка гына итеп телемләп туралган яки иттарткычтан чыгарылган бер лимонны салабыз. Кайнап чыккач, 5-7 минут болгата-болгата кайнатабыз. Суынгач, банкаларга тутырып суыткычка куябыз.

Күбрәк ясаган очракта ингредиентларның күләмен арттырып кына барабыз.

Искәрмә: лимон кайнатмасын ясауның уннан артык рецепты бар. Аны әфлисун, имбир, бөтнек, кабак кушып та ясарга мөмкин. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев