Әгерҗе районында комиссия комбайннарның һәм ашлык складларының урып-җыюга әзерлеген тикшерде
Авыл хуҗалыгы

Әгерҗе районында комиссия комбайннарның һәм ашлык складларының урып-җыюга әзерлеген тикшерде

Бүгенге көндә Әгерҗе районында урып-җыюга әзерлек 89 процент тәшкил итә

Бу атнада авыл хуҗалыгы белгечләре составындагы махсус комиссия район хуҗалыкларында комбайннарның һәм ашлык складларының урып-җыюга әзерлеген тикшерде. 

“Татар” агрохимия хезмәте үзәге” оешмасы җитәкчесе Әнәс Лукманов җитәкчелегендәге комиссия вәкилләре “Нәүрүз”, “Наҗар” хуҗалыкларында, Илнур Сәхипов, Марат һәм Мансур Мөхәммәдиевларның Салагыш һәм Мария Ибраева хуҗалыкларында булдылар. 

Бүгенге көндә Әгерҗе районында урып-җыюга әзерлек 89 процент тәшкил итә. Авыл хезмәтчәннәре алдына кыска вакыт эчендә ремонт эшләрен тәмамлау бурычы куелган.  

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев