Монда тәүлегенә 41,7 тонна сөт савыла торган “Нәүрүз” җәмгыятенең өлеше аеруча зур
Әгерҗе районы агросәнәгать өлкәсендә үз позицияләрен ныгытуны дәвам итә, дип хәбәр итә “Администрациянең матбугат хезмәте”.
Авыл халкының тырыш хезмәте һәм хуҗалыкларның нәтиҗәле эшләве нәтиҗәсендә район республикада сөт саву буенча 12 нче урынга күтәрелде!
Район хуҗалыкларында тәүлеклек савым 60 тоннадан артып китә! “Нәүрүз” җәмгыятенең өлеше аеруча зур, анда тәүлеккә 41,7 тонна сөт савыла. Бу узган ел белән чагыштырганда 870 кг га артыграк!
“Наҗар” хуҗалыгында көндәлек савым 4,2 тонна тәшкил итә. Сарсак-Омгада “Саетов” фермер хуҗалыгында һәркөнне 8,7 тонна сөт савыла, бу узган елга караганда 4,8 тоннага күбрәк! Калган фермер хуҗалыкларында бу күрсәткеч 5,4 тонна тәшкил итә. Районда һәр сыер тәүлеккә уртача 26 килограмм сөт бирә!
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев