Әгерҗе районы хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасының хәзерлеге тикшерелде
Авыл хуҗалыгы

Әгерҗе районы хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасының хәзерлеге тикшерелде

Махсус комиссия, хуҗалыкларда булып, ремонт эшенең барышына бәя бирде

Аграрийлар алдына язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы 1 апрельгә ремонтлап бетерү бурычы куелган иде. 

Казаннан килгән вәкил –  «Татарстан агрохимия үзәге» оешмасы җитәкчесе Әнәс Локманов җитәкчелегендәге район авыл хуҗалыгы, дәүләт техник күзәтчелеге идарәләре белгечләреннән торган махсус комиссия  Биектаудан Ринас Сәлимуллин, Пеләмәштән М.Ибраева, Салагыштан Илнур Сәхипов крестьян-фермерлык, “Сарсак-Омга”, “Наҗар”, “Нәүрүз” хуҗалыкларында булдылар. Алардан Ринас Сәлимуллин, М.Ибраева һәм “Наҗар” хуҗалыкларының әзерлеге югары бәяләнде. 

Язгы кыр эшләренә 156 трактор, 71 чәчкеч, 8 чәчү комплексы, 1500 тырма, 93 туфрак эшкәртү агрегаты ремонтланырга тиеш. Район буенча әзерлек – 91 процент.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев