Әгерҗе районында чәчү эшләре ничек бара
Авыл хуҗалыгы

Әгерҗе районында чәчү эшләре ничек бара

21 майга барлык чәчү мәйданының 24376 гектарында (планга карата 78 процент) эш төгәлләнгән

Эре һәм фермерлык хуҗалыкларында арпа, кукуруз, көнбагыш, рапс, райграс кебек культуралар чәчү дәвам итә.

Фермерлардан Яңа Бәзәкәдән Раушан Хикмәтуллин, Галидән Флүс Фәрхушин, Иске Кызылъяр басуларында Тигран Агаджанян чәчүне төгәлләделәр.

Игътибар!

Бу атнада ТНВ каналындагы “Туган җир” тапшыруының иҗат төркеме журналистлары Әгерҗе районында чәчү эшләренең барышын, авыл хуҗалыгы тармагындагы яңалыкларны төшерде. Тапшыру 22 майда күрсәтелә.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев