Әгерҗе районында комбайннар парады узды
Быел урып-җыю эшләренә старт якынча 10 июльдә бирелер дип көтелә
Бүген махсус комиссия “Нәүрүз“ ширкәтендә урып-җыю кампаниясендә катнашачак комбайннарның әзерлеген тикшерде.
Уракка 16 комбайн чыгарга тиеш. Әлегә ремонт эшләре төгәлләнмәгән.
– Белгәнебезчә, корылык булу сәбәпле, ел авыр килде. Шуңа күрә бер генә бөртекне дә әрәм-шәрәм итмичә җыеп алу бурычы куела, – диде район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин.
– Көзге культуралардан уңыш узган елдагы кебек үк мул булмаса да, бик үк начар чыкмас дип өметләнәбез. Әмма язгы культуралардан уңышның нинди булачагы билгеле түгел. Әгәр шушы 10 көн эчендә яңгыр яуса, берникадәр уңышка өметләнергә була әле, – диде “Нәүрүз“ ширкәтенең баш агрономы Алмаз Шәйхуллин.
Комбайнчыларга килгәндә, алар арасында дистә еллар эшләп зур тәҗрибә туплаганнар да, басу-кырларны берничә ел иңләүче яшьләр дә, быел алар сафын тутырган студент егетләр дә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев