Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Әгерҗе районында комбайннарның уракка әзерлеген тикшерделәр

Урып-җыю эшләре 25 июльдә башланыр дип көтелә

Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Айдар Сәләхов җитәкчелегендәге комиссия, Әгерҗе районындагы хуҗалыкларда булып, комбайннарның урып-җыю эшләренә әзерелегн тикшерде.

Комиссия әгъзалары иң беренче “Нәүрүз” ширкәтендә булдылар. Быел игенчеләр алдында 11 мең гектардан бөртекле культаралар җыеп алу бурычы тора. Шуның 6100е – язгы, 4900ы көзге культуралар. Кырларда 16 чит ил комбайны эшләячәк. Ярдәмгә “Ак Барс” МТКсыннан 6 комбайн киләчәк. 

–    Бу көннәрдә комбайнчылар һәм аларның ярдәмчеләре җиң сызганып ремонт эшләрен башкаралар. Дөрес, баштарак комбайнчыларга бераз кытлык булды. Акрынлап бу проблеманы хәл итеп бетерәбез, – диде “Нәүрүз” ширкәте механигы Илнур Абдуллин.

Запас частьларга заказлар көз көне үк бирелгәнлектән, авырлыклар тумаган. Ягулык-майлау материаллары да кайта, диделәр.

“Наҗар” һәм “С.-Омга” хуҗалыкларында да ремонт эше тулы куәткә бара. Биредә комбайннар яңа булгач ремонт эшләре дә әллә ни катлаулы түгел.

–    Уракка төшәргә ике атналап вакыт бар. Шуңа күрә әлеге мөһим кампаниягә әзерлек тиешенчә булыр дип ышанабыз, – диде Айдар Сәләхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев