Әлеге эшкә “Нәүрүз“ ширкәтендә старт бирелде
Бүген, 31 мартта, изге җомга көнендә Әгерҗе районының “Нәүрүз“ ширкәте кырларында уҗым культураларын минераль ашламалар белән тукландыруга керештеләр.
“Луноход“ агрегаты Иж-Бубый басуларындагы көзге культураларга ашлама сибә. Әлеге техника тәүлек буе эшли. “Нәүрүз“ ширкәтендә барлыгы 6 мең гектарда көзге культураларны тукландырачаклар. Шушы көннәрдә районга ашлама сибә торган тагын бер агрегат киләчәк.
Әгерҗе районында көзен чәчелгән культуралар барлыгы 8 мең гектар тәшкил итә.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев