Әгерҗе районының чәчүлек мәйданнары тикшерелә
Район җитәкчеләре, фермерлар район хуҗалыклары басуларын карыйлар
Бүген район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев, район башкарма комитеты җитәкчесе Илгиз Салихов, районыбызның эре һәм фермерлык хуҗалыклары җитәкчеләре басуларда чәчүлек җирләрен карыйлар.
Май аенда салкыннар һәм яңгырлар булу сәбәпле, чәчү эшләре соңрак төгәлләнде. Шул сәбәпле башка агротехник чараларны уздыру да бераз соңга калды. "Нәүрүз" ширкәтенең һәм "Наҗар" хуҗалыгының көзге бодай, борчак басулары, Тәбәрледән Фәнис Хаҗиевның арпа кырлары, "Нәүрүз' ширкәтенең кукуруз басуына югары бәя бирелде.
- Бу - соңгы көннәрдә яуган яңгырлар нәтиҗәсе. Уҗымнарга яңгыр иң кирәк вакыт хәзер, - диделәр белгечләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев