Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Әгерҗедә узучы ярминкәдә орлык бәрәңгесе, яшелчә һәм чәчәк үсентеләре күп

Бүген шәһәрнең ике мәйданында бәйрәм алды ярминкәсе гөрли

Яз иртә килү сәбәпле, райондашлар да күптән бакча эшен башладылар инде. Ярминкәдә дә җанлылык орлык бәрәңгесе, җиләк, чәчәк, яшелчә үсентеләре сатыла торган урыннарда сизелде.


Орлык бәрәңгесенең төрле сорттагыларын алырга була иде. Аны берничә урында саттылар. Аны шәхси хуҗалыклар 5 литрын 150 сумнан тәкъдим иттеләр. Ашый торган бәрәңгенең 10 литрын 250 сумга сатучылар да булды.  

Помидор, иртә өлгерә торган кәбестә үсентеләре дә бар иде. Чәчәкләрнең ниндиләре генә юк. Әле апрель ахыры гына булуга карамастан алар инде шау чәчәктә утыралар. Бакча җиләкләренең дә күп сортларын тәкъдим иттеләр. Агач, куаклар сатучылар яныннан да халык өзелмәде. Алмагач үсентесе, мәсәлән, 400 сум тора иде. 

Шулай ук сыер ите (450 сум), дуңгыз ите (350 сум), кош итләре алучылар да күп булды. Сөт һәм сөт ризыклары, бал, чемчек суган, йомырка, кишер-чөгендерләр дә тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев