Авыл хезмәтчәннәре бодай, солы, рапс суктыралар
Уртача уңдырышлылык бер гектардан якынча 26,7 центнер тәшкил итә
7 сентябрьгә барлык мәйданның 27959 гектарыннан (планга карата – 90 процент) бөртеклеләр җыеп алынган.
Әгерҗе ит комбинатының “Тугызбуй “ агрофирмасында – 97, “Наҗар“ һәм фермерлык хуҗалыкларында – 96шар, “Сарсак-Омга“ хуҗалыгында – 95, “Нәүрүз“ ширкәтендә барлык мәйданның 81 процентында эш төгәлләнгән.
Авыл хезмәтчәннәре хәзерге вакытта бодай, солы, рапс суктыралар. Уртача уңдырышлылык бер гектардан якынча 26,7 центнер тәшкил итә.
Хуҗалыкларда көзге чәчү эшләре дә башкарыла. Барлык мәйданның 6622 гектарында (планга карата – 69 процент) эш төгәлләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев