Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Авылны шундыйлар тота: Күләгәшкә яңа инвестор килде

Җиң сызганып эшлиләр

“Агрофирма–Әгерҗе” ширкәте моннан 1,5 ел элек I филиалдан “баш тартканнан” соң, район һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчелеге мари авылларына ашыгыч төстә инвесторлар табу мәсьәләсен хәл итү юлларын эзли башлады. Бәхеткә, Бима һәм Күләгәш авыл җирлекләрендә эшләргә теләк белдереп, яңа инвесторлар килде. Күләгәштәге бөртеклеләр һәм күпьеллык үлән үсүче ике мең гектар мәйдан, фермалар, ындыр табагы, машина-трактор паркы Сургут эшмәкәре Хәлим Ганиевка бирелде. Соңгы бер ел эчендә, ул җиң сызганып, Күләгәш кырларында иген үстерде, фермаларында маллар үрчетә һәм машина-трактор паркын техника белән тулыландыра башлады.

Эшне ике ферма абзарын төзекләндерүдән башлыйлар. Озак та үтми, инвестор Пермь краенда итчелек белән шөгыльләнүче хуҗалыктан йөз баш герефорд токымлы бозаулар сатып ала. 

Аның карамагындагы ике мең гектар мәйданның 750 гектарында күпьеллык үләннәр үсә, калганы – чәчүлек җирләре. Узган язда зур тырышлык куеп 600 гектарга арпа, солы чәчкән булганнар. 

...Сер түгел, башлангыч чорда чыгымнар күп, ә табыш ташка үлчим генә була. Хәлим Ганиев та әлегә нәкъ шул чорны үтә. Әмма ул төшенкелеккә бирелми. Акрынлап алга бара. Авыл хуҗалыгы кебек катлаулы тармак өчен бу – аеруча мөһим. 

Инвестор һәм авылдагы үзгәрешләр турында Миләүшә ЯГЪФӘРОВАНЫҢ зур материалын газетабызның иртәгә басылып чыгачак номерында укый алачаксыз. "Әгерҗе хәбәрләренә" язылыгыз һәм сату нокталарында алыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев