Азат Вәлиев җитәкчелегендә делегация - Казанда
Ил табынын баетучылар сез
Казанда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан узган тантаналы чарада район башлыгы Азат Вәлиев җитәкчелегендә делегация катнашты: район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин, “Агрофирма–Әгерҗе” ширкәте директоры Руберт Төхвәтуллин, Барҗы-Умгадан авыл хуҗалыгы ветераны Тәлгать Муллахмәтов, “Агрофирма–Әгерҗе” ширкәте тракторчы-машинисты Михаил Тойзянов, “Наҗар” хуҗалыгы технологы Дания Габдрахманова.
Әгерҗе районының эре һәм урта авыл хуҗалыгы предприятиеләре: “Агрофирма–Әгерҗе”, “Нәүрүз”, “Агро-Престиж”, “Наҗар”, “Сарсак-Омга” ширкәтләре, “Тугызбуй” агрофирмасы. 2020 елның 1 октябренә авыл хуҗалыгы тармагында 778 хезмәтчән эшли.
Тармак ветераннары саны – 1173.
48 фермер үз эшчәнлеген алып бара.
Быел иң югары уңыш алган фермерлар: Азеводан Рамил Исмәгыйлев – бер гектардан 30,2, Барҗы-Пельгадан Олег Шабалкин – 26,4, Салагыштан Марат Мөхәммәдиев 25,4 центнер.
Районның чәчүлек җирләре – 45271 гектар. Шуның 27670 гектары “Агрофирма–Әгерҗе” ширкәтенә карый.
Район кырларыннан 54459 тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш – бер гектардан 20 центнер. Бәрәңге уңышы – 4036 тонна: гектардан – 235 центнер. 46357 тонна терлек азыгы хәзерләнгән. Әлегә бер шартлы баш терлеккә 26,3 центнер азык берәмлеге туры килә.
Иң күп ашлык суктырган комбайнчылар: “Агрофирма–Әгерҗе” ширкәтендә Илназ Хуҗин (ярдәмчесе – Нияз Хуҗин), Рәис Баһаветдинов (Илнур Таҗиев), Илдус Гыйльмегаянов (Илһам Мәрданов), “Наҗар”: Нурулла Гыймазетдинов, “Сарсак-Омга”: Владимир Байков.
9 айда савылган сөт күләме: “Нәүрүз” ширкәте – 7824 тонна (шул исәптән, 6104 тонна – мегаферма), “Наҗар” хуҗалыгы – 747, “Сарсак-Омга” – 901, крестьян-фермерлык хуҗалыклары 995 тонна. Бер көнгә 24,3 тонна сөт савыла: “Нәүрүз”дә – 15,4, “Наҗар”да – 2,4 , “Сарсак-Омга”да – 2,5, крестьян-фермерлык хуҗалыкларында – 4 тонна.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек өлкәсендәге грантлардан 19 райондашыбыз файдаланган. Быел дәүләт ярдәме бер райондашыбызга күрсәтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев