Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Җәббаров Татарстан Авыл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде

Моңа кадәр ул Буа районы башлыгы вазифасын башкара иде.

(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ", Энҗе Габдуллина). Бүген Игенчеләр сараенда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручыны билгеләделәр. Әлеге вазифа элеккеге Буа районы башлыгы Марат Җәббаров йөкләнде. Тиешле указга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган.

Марат Әхмәтов Дәүләт Советына депутат итеп сайланды һәм министрлык вазифасыннан китте. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручы итеп Марат Җәббаров билгеләнде.

 

Аны халыкка Республика хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин тәкъдим итте.

 

Марат Җәббаров моңа кадәр Буа районы башлыгы вазифасын башкара иде. Хәзер аның вазифаларында вакытлыча Буа Башкарма комитет җитәкчесе Ранис Камартдинов калды.

 

  • Марат Җәббаровка 36 яшь, ул Чистайда туган. Икътисадчы, юрист белгечлеге бар. Авыл хуҗалыгы институтын да тәмамлый. 2013 елда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының урынбасары, 2017 елда Буа районы башлыгы итеп сайлана. 

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/18/193807/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев