Бүгенгә районда 42723 тонна уңыш җыелган
Урып-җыю көндәлеге
3 сентябрьгә район кырларында 21195 гектарда урып-җыю эшләре башкарылган. Үтәлеш – 78 процент. Барлыгы 42723 тонна бөртеклеләр кайткан. Уңдырышлылык бер гектардан 20,2 центнер тәшкил итә.
“Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәтендә 21830 тонна бөртеклеләр суктырылган. Уңдырышлылык – 18,9 центнер. Үтәлеш – 71 процент.
“Наҗар“ ширкәтендә 1648 тонна ашлык җыелган. Уңдырышлылык – 22,6 центнер. Үтәлеш – 96 процент.
“Сарсак-Омга“ ширкәтендә 1496 тонна бөртеклеләр җыеп алынган. Уңдырышлылык – 16,8 центнер. Үтәлеш – 90 процент.
“Тугызбуй“ ширкәтендә 7820 тонна ашлык суктырылган. Уңдырышлылык – 23,2 центнер. Үтәлеш – 79 процент.
Крестьян-фермерлык хуҗалыкларында 9929 тонна бөртеклеләр җыелган. Уңдырышлылык – 21,3 центнер. Үтәлеш – 92 процент.
Бу атнада “Уразай“ бүлекчәсендә бәрәңге игү башланды. 34 гектардан 532 тонна икенче икмәк алынган.
Кырларда көзге чәчү эшләре дә дәвам итә. Район буенча барлыгы 6354 гектарда арыш, 210 гектарда бодай чәчелгән. Үтәлеш – 78 процент.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев