Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Бәрәңгене ничек итеп утырту дөрес?

Яхшы уңыш алуның берничә шарты

Гадәттә, май бәйрәмнәрен халык бакчада эшләп уздыра. Башка елларда 9 май ялларында күпләр бәрәңге дә утырта иде. Һава торышы белән бәйле рәвештә бу мәшәкать быел бераз соңарды.  

Бу уңайдан белгечләр нинди фикердә? 

Рамил РӘХМӘТУЛЛИН, “Россельхозүзәк”нең Әгерҗе районындагы бүлекчәсе җитәкчесе: 

–    “Соңга калына” дип, күпләр бәрәңгене узган ялларда утыртып та куйдылар инде. Икенче икмәкне утырту өчен 8-10 сантиметр тирәнлектә туфракның җылылыгы 10 градус булганда яхшы. Тәҗрибә шуны күрсәтә: туфрак җылынгач кына утыртылган бәрәңге үсеше ягыннан салкыннарда утыртылганын куып җитә. Быел туфракта дым күп, шуңа күрә корыга кала дип куркырга кирәкми. Дым җитәрлек булу сәбәпле, бәрәңгене артык тирәнгә күммәскә киңәш ителә. Тагын бер шарт – туфракның көпшәк, йомшак булуы. Андый туфракта һава яхшы йөри. Ә һава иркен йөргән туфракта бәрәңге дә яхшы үсә. 

Бәрәңгене колорадо коңгызына каршы агулап утырту-утыртмауны кеше үзе хәл итә. Агулаган очракта аның йогынтысы 30-40 көнгә җитә. Аннан күзәтеп торырга кирәк. Колорадо коңгызының күкәй салу, аннан личинкалар чыгу куркынычы бар икән, агу сиптерү ягын карагыз. Ә орлыкны агулап утыртмаган очракта сезонга кимендә ике тапкыр агу сиптерергә туры киләчәк. 

Бәрәңге орлыгы үрентеләрен сындырмагыз. Чөнки сындырган очракта ул авыруларга тизрәк бирешә. Бәрәңгене утыртып 5-7 көн вакыт узгач, гербицидлар ярдәмендә чүп үләннәренә каршы эшкәртеп куярга мөмкин. Рәт араларын эшкәртү турында да онытмагыз.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев