Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Бу атнада аграрийлар тулы көчкә арпа чәчүгә керештелә

Мондый язны күргән юк иде әле

Узган ел районда бөртеклеләрне чәчү эшләре 25 апрель тирәләрендә башланса, быел әлеге кампаниягә нәкъ ике атнага иртәрәк старт бирелде. Басу-кырларда уҗымнарны тукландыру, дым каплату эшләре март ахырыннан ук алып барылса, бу атнада аграрийлар, җиң сызганып, арпа чәчә башладылар.

– Мондый язны күргән юк иде әле, – диләр районыбызның иң тәҗрибәле агрономнары – “Нәүрүз” ширкәтенннән Алмаз Шәйхуллин һәм “Тугызбуй” агрофирмасыннан Илнур Әхмәдиев. – Быел яз иртә килде. Кар тиз эреп бетте. Апрель башы җылы көннәре белән рекорд куйды. Синоптиклар мондый яз йөз елга бер генә килә, диләр. Шунлыктан басуларда да кыр эшләре, башка еллар белән чагыштырганда, өч атнага иртәрәк башланды.

Узган атна ахырында төннәрен шактый салкынайту күп кенә аграрийларда чәчү эшләрен башларгамы-юкмы дигән шикләнү дә тудырган. Чөнки төнлә туфрак шактый суына. Ә көндез һава температурасы югары. Ә менә яңгырлар юк. Көннәрнең кояшлы һәм җилле булуы туфракның тиз җилләвенә китерә. Синоптиклар май ае да явым-төшемнәргә бай булмас дип фаразлыйлар. Шунлыктан аграрийлар, бар шик-шөбһәләрне читкә куеп, алтын бөртекләрне җир куенына иңдерә башларга карар кылганнар. 

– Яз көне һәр сәгать кенә түгел, һәр минут кадерле. Быелгы язда бигрәк тә. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдына туфракта дым барында чәчү эшләрен тиз срокларда тәмамлау бурычын куябыз, – ди авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев