Чәчү вакытында иң яхшы эшләүчеләргә премия һәм бозау биреләчәк
Быелгы язгы чәчү вакытында Әгерҗе районы басу-кырларында 102 трактор эшләячәк. Туфрак эшкәртү өчен 40 культивация һәм БДМ әзер. 24 чәчү агрегаты, биш чәчү комплексы да төзекләндереп бетү алдында тора.
Быел барлыгы 14 мең гектар мәйданга бөртеклеләр чәчү бурычы тора. Көздән 10 мең гектарда арыш, бодай чәчелгән.
Язгы чәчүдә беренче, икенче, өченче урын алган механизаторларга 400, 300, 200 килолы бозаулар биреләчәк. Иң күп җир эшкәртүчеләр, чәчүчеләр дә премия алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев