Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Эльмира ЗИННӘТУЛЛИНА: Һәр ризыкка ниндидер яңалык өстәргә яратам

Яңа ел алдыннан бер атна дәвамында “Тәмле марафон” проекты дәвам итте. Бу юлы анда Кичкетаңнан Эльмира ЗИННӘТУЛЛИНА катнашып, финалга кадәр барып җитте

Яңа ел алдыннан бер атна дәвамында “Тәмле марафон” проекты дәвам итте. Бу юлы анда Кичкетаңнан Эльмира ЗИННӘТУЛЛИНА катнашып, финалга кадәр барып җитте.

– Ничек марафонга кушылып китүем турында берничә сүз әйтми кала алмыйм, – дип сөйли Эльмира Хәйдәровна. – Моның төп сәбәпчесе – Иж-Бубыйда туып-үсеп, бүгенге көндә Лаеш районында яшәүче, гаиләләре белән уңышлы рәвештә фермерлык белән шөгыльләнүче якташыбыз Альмира Миңнуллина–Яппарова. Аның белән очраклы рәвештә интернет аша таныштык та күптәнге дуслардай аралаша да башладык. Форсаттан файдаланып, якташыбыз белән дә якыннанрак таныштырыйм әле. Аларның төп эшчәнлекләре сыер, кәҗә асрау, аларның сөтен, сөт ризыкларын әзерләп сату белән бәйле. Кул эшләренә дә бик оста. Әле күптән түгел мобилизацияләнүчеләргә 40 кием җылы оекбаш бәйләп тә бик игелекле эш башкарган. Гомумән, бер генә минутын да буш уздырырга күнекмәгән. Альмираның әлеге марафонда да беренче генә катнашуы түгел. Миңа да бернинди икеләнүләрсез проектта катнашырга киңәш бирде. Әнә шулай аның хәер-фатихасы белән мин дә кушылып киттем...

Исегезгә төшерәбез: “Тәмле марафон”ның төп максаты – татар һәм тугандаш халыкларның милли ризыкларын популярлаштыру, аларны бөтен дөньяга таныту. Әлеге ризыкларны әзерләү һәм аларны пешерү серләрен интернет-кулланучыларга җиткерү, ягъни рецептларын язып урнаштыру.

– Проектның тагын бер шарты – рецептларны саф татар телендә, татар шрифтлары кулланып язу, – ди Эльмира ханым. – Бер генә сүз русча язылган очракта да чараны оештыручы Раил Гатауллин эшне кире кага.

“Тәмле марафон” шарты буенча җиде көн дәвамында төрле “темаларга” ризыклар әзерләргә кирәк. Әйтик, бер көнне баллы, икенче көнне итле камыр ризыклары, өченче көнне – балалар ярата торган ризыклар. Салкын һәм кайнар кабымлыклар, салатлар, ашлар да әзерләү тиешле. Аларны әзерләү барышын фото йә видеога төшереп, “Вконтакте”да үз битеңә кую шарт.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев