Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Фермер Марат Мөхәммәдиев язгы кыр эшләренә йөз процентка әзер

Тракторларга тырмаларны, чәчү агрегатларын тагып старт сызыгына куйган инде ул

Бүгенге көндә бар техникасы, тагылма агрегатлары йөз процент әзер хуҗалык Салагыштан фермер Марат Мөхәммәдиевныкы. Тракторларга тырмаларны, чәчү агрегатларын тагып старт сызыгына куйган инде ул.    

–    Тулы әзерлек менә шуннан күренә инде. Марат ел саен ремонт эшләрен иң беренче булып төгәлли. Чәчүгә стартны да һәрвакыт ул бирә, – диде район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин. 

–    Кемгәдер күрсәтер, мактаныр өчен түгел, үзем өчен тырышам. Техника, чәчүлек орлыклар, ашлама, ягулык-майлау материаллары – барысы да әзер булгач, басуга да тыныч күңел белән чыгасың, – ди Марат. 

Фермерның 500 гектар мәйданда чәчүлек җире бар. Быел техника паркын өр-яңа Беларусь 1221 тракторы белән баеткан. Чәчүлекләрне чүп үләннәренә, корткыч бөҗәкләргә һәм авыруларга каршы эшкәртү өчен агу һәм ашлама сиптергеч тә алган. 

–    Маратның кыр эшләрендә катнашачак барлык техникасына да тикшерү уздырылды. Аны бу яклап та башкаларга үрнәк итеп куярга була, – диде ТР дәүләт техник күзәтчелегенең Әгерҗе районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Камил Гыймазов.   

Фермер Тукай районыннан элиталы орлык ташый башлауларын, быел бер гектарга ... кило тәэсирле матдә кертәчәкләрен дә әйтте. 

–    Якын көннәрдә тракторлар басуга дым каплатырга чыгачак. Җир җитешкәнен генә көтәбез, – диде фермер. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев