Фермер Марат Мөхәммәдиев корылык сынаган елда да бодайның бер гектарыннан – 28 центнер уңыш алган
Шушы көннәрдә фермер басуларында горчица белән рапсны теземнәргә салганнар.
“Ашланган җир аш бирер. Игенчелек тармагында бабайлардан калган бу әйтем бүген дә актуаль. Әгәр игеннәрне вакытында һәм яхшылап тукландырмаган булсак, быел уңышка өметләнәсе юк иде“, – ди Салагыштан фермер Марат МӨХӘММӘДИЕВ, шаулап үскән иген кырларына күрсәтеп.
Маратның фермерлык эшчәнлеген алып бара башлавына – 16 ел. Шушы еллар эчендә ул, республиканың алдынгы хуҗалыклар тәҗрибәсен өйрәнеп, заманча алымнарны үз эшчәнлегендә дә куллана. Мәсәлән, соңгы елларда техник культуралардан саналучы рапс үстерүгә зур басым ясый башлаган. Безнең якларда әлеге культураны эре хуҗалыкларда үстерү тәҗрибәсе булса да, фермерлардан беренчеләрдән булып аны Марат чәчкән.
– Соңгы елларда ашлыкка сорау артык зур түгел. Шуңа аны сату авырлашты. Авыл хуҗалыгы тармагында зур тәҗрибәләре булган белгечләр белән киңәшләшкәннән соң узган ел 216 гектарда рапс чәчеп карарга булдык, – ди Марат.
Әлеге культураның уңышы да, аны сату бәясе дә канәгатьләндерә. Димәк, мәйданны арттырырга кирәк дигән фикергә килә фермер. Быел рапсны – 423, аның өчен яңа культура булган горчицаны 220 гектарда чәчәләр. Әмма җәй башындагы салкыннар уҗымнарны тулысынча юкка чыгара. Икесен дә яңадан чәчәргә туры килә.
– Горчицаны үстерү авырлык тудырмаса да, рапска быел чыгым күп тотылды, – ди фермер. – Ашлама белән тукландырудан тыш, корылык булу сәбәпле, корткычларга каршы биш тапкыр агуларга туры килде.
Шушы көннәрдә фермер басуларында горчица белән рапсны теземнәргә салганнар. Рапсның уңышы яхшы булырга охшаган, ди Марат. Дымлылыгы сигез процентка калганнан соң аны суктыра башлыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев