Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Әгерҗе басуларында эш кайный

Районда урып-җыю эшләре дәвам итә.

3 сентябрьгә бөртеклеләр 18,5 мең гектардан (планга карата – 82,3 процент) җыеп алынды. Барлыгы 30540 тонна бөртеклеләр суктырылды.

Уңыш – гектардан 16,6 центнер. Бүгенге көндә комбайннар арпа һәм бодай басуларында эшлиләр.

“Сарсак-Омга“ ширкәтендә 848 гектардан 1573 тонна бөртеклеләр җыеп алынды. Бу – барлык мәйданның 78 проценты. Уңыш – бер гектардан 18,5 центнер.

“Наҗар“да 550 гектардан 1100 тонна ашлык суктырылды. Үтәлеш – 90 процент. Бер гектардан 20 центнер уңыш чыга.

Крестьян-фермер хуҗалыкларында, шәхми эшмәкәрләрдә дә кызу эш өсте. Алар исәбендәге 1668 гектар мәйданнан 3151 тонна бөртеклеләр җыелган (82 процент), уңыш бер гектардан 18,9 центнер тәшкил итә.  

Басуларда икенче ел уңышына да нигез салына. Көзге чәчү 8609 гектарда (гомуми мәйдан – 8785 гектар) башкарылды. Үтәлеш – 98 процент.  

Барлыгы 7620 гектар туфрак эшкәртелгән (20,5 процент тәшкил итә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев