Әгерҗе делегациясе “Агроволга-2022“ күргәзмәсендә катнашты
Алдынгы механизаторлар “Трактор-шоу“ төбәкара ярышында сыналды
Узган атнада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары (икътисади мәсьәләләр буенча) Рөстәм Шәрипов, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин, “Нәүрүз“ ширкәте һәм авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре, ветеринарлар, фермерлар Россиянең 65 төбәгеннән, 15 илдән 12 меңнән артык катнашучыны җыйган “Агроволга-2022“ күргәзмәсендә катнаштылар. Ул “Казан Экспо“ халыкара агросәнәгать күргәзмәсе мәйданчыгында оештырылды.
Өч көн дәвам иткән әлеге чарада авыл хуҗалыгы тармагы казанышлары, игенчелек, терлекчелек һәм эшкәртү өчен заманча техника һәм җайланмалар, запас частьлар, шулай ук селекция, минераль ашламалар, авыл хуҗалыгы продукциясен саклау, эшкәртү буенча яңалыклар тәкъдим ителде, укулар уздырылды.
Күргәзмә кысаларында авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар арасында мастер-класслар, ярышлар да оештырылды. “Нәүрүз“ ширкәтенең алдынгы механизаторлары Илдус Гыйльмегаянов һәм Илһам Кәрәмиев “Трактор-шоу“ төбәкара ярышында сыналдылар.
Ветеринарлар мөгезле эре терлекләрнең тоякларын эшкәртү буенча бәйгедә осталыкларын күрсәттеләр. Әлеге бәйгедә катнашкан Исәнбай бүлекчәсенең ветеринария фельдшеры Рамил Мухъгалин ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән Диплом белән бүләкләнде.
Фото: https://agro.tatarstan.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев