Әгерҗе комбайнчылары 100әр мең сумлык премия алуга дәгъва кыла
Авыл хуҗалыгы

Әгерҗе комбайнчылары 100әр мең сумлык премия алуга дәгъва кыла

Комбайнчыларның республика конкурсы уза

21 августка кадәр республикада “Комбайн“ профилактик операциясе бара. Аның төп максаты – урып-җыю чорында комбайннарның имин эшләвен тәэмин итү, янгын, техника куркынычсызлыгын, җәрәхәт алу очракларын кисәтү. 

–    Операция барышында төп игътибарны комбайннарның дәүләт номеры билгесе, дәүләт теркәве, техник карау узуга, тракторист-машинистларның таныклыклары булуга бирәбез. Әгәр хокук бозулар ачыкланса, транспорт чаралары белән идарә итү өчен җаваплы вазифаи затлар административ җәзага тартыла, – ди район буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Камил Гыймазов. 

Ххх
Быел, узган еллардагы кебек үк, “Татарстан Республикасы Президенты” грантына комбайнчыларның республика конкурсы уза. Иң күп бөртеклеләр суктырган 200 комбайнчы 100әр мең сумлык премия алачак.

Фотода: Илнар Гыйззәтуллин һәм Анатолий Трефилов – арыш басуында
 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев