Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Әгерҗе районы – иген уңдырышлылыгы буенча республикада 28 урында

Күрсәткечләр дә чагыштырмача уңай якка үзгәрде

Берничә ел рәттән урып-җыю чорында бөртеклеләрдән уңыш алу буенча Әгерҗе районы авыл хуҗалыгы тармагы республикада иң арткы урыннарда барды. Әлеге вәзгыятьне үзгәртү максатыннан соңгы ике елда районга игенчелек белән шөгыльләнүче яңа инвесторлар җәлеп ителде. Һәм күрсәткечләр дә чагыштырмача уңай якка үзгәрде.

Узган ел һава торышы игеннәр үсеше өчен кулай булганда да районда бөртеклеләрнең бер гектарыннан якынча 18 центнер уңыш чыкса, быелгы корылык белән сыналган елда һәр гектардан уртача 14,3 центнер бөртеклеләр суктыру начар түгел, диләр белгечләр. Бу атнада район башлыгы Азат Вәлиев һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин районда иң күп икмәк суктыручы Кичкетаңнан инвестор Владимир Сергеев, Азеводан шәхси эшмәкәр Рамил Исмәгыйлев, Салагыштан фермер Марат Мөхәммәдиев басуларында эш барышы белән таныштылар.

Тулырак материалны газетабызның җомга санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев