Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Әгерҗе районында сөт бәяләре

Карагыз, чагыштырыгыз

Июнь ае өчен сөт җыючылар шәхси хуҗалыклардан җыелган сөткә түбәндәге бәядән түләргә планлаштыралар (бер литрга – сумнарда):

Биектау, Иж-Бәйки, Кодаш (Маргарита Петрова) – 17 сум.
Тирсә, Яңа Бәзәкә, Варкләд-Бодья, Яңавыл (Рафис Муллахмәтов) – 17 сум (+0,8 сум сөт җыючыга).
Тәбәрле, Сарсак-Омга (Айрат Гыйззәтуллин) –  17 сум (+0,8 сум сөт җыючыга).
Кичкетаң, Барҗы-Умга, Барҗы-Пельга (Фәридә Таҗиева) – 18 сум (+1 сум сөт җыючыга). 
Иске Эсләк, Нарат, Кадыбаш, Күләгәш, Байтуган, Кадрәк, Бима, Пеләмеш, Көчек, Варкләд-Бодья (Ринас Гобәйдуллин) – 19 сум (+ 0,8 сум сөт җыючыга).
Исәнбай, Гали, Үтәгән (Рәис Мөхәммәдиев) – 18 сум (+ 0,8 сум сөт җыючыга). 

Ххх
–    Соңгы вакытта көннәр бик эссе тору сәбәпле, сөтнең ачу ихтималы зур. Гомумән, җәй көне мондый куркыныч бар. Шуңа күрә тапшыручыларның сөтне дөрес итеп саклауга зур игътибар бирүләрен сорыйбыз. Сыерны сауганнан соң башта сөтнең температурасын төшерергә кирәк. Моның өчен салкын суга куярга була. Аннан соң гына суыткычка урнаштырырга киңәш итәбез. Тагын бер нечкәлек: сөт тигез суынсын өчен аны болгатып алырга онытмагыз. 

Иртәнге сөтне алдагы көнгә генә тапшыру яхшырак, – дип, киңәшләрен җиткерә сөт җыючы Маргарита Петрова.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев