Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Әгерҗе районында урып-җыю эшләре экваторга якынлаша

29 августка район кырларыннан барлыгы 14028 гектарда (планга карата – 55 процент) бөртеклеләр суктырылган.

“Агрофирма–Әгерҗе” ширкәтендә 9679 гектар (48 процент), “Наҗар”да 430 гектар (70 процент), “Сарсак-Омга”да 730 гектар (80 процент), фермерлык хуҗалыкларында 3181гектар (89 процент) мәйданда урып-җыю төгәлләнгән. Бүгенге көндә игенчеләр “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәтенең арпа, арыш, бодай басуларында эшлиләр. Уртача уңдырышлылык – бер гектардан 16 центнер.

Басуларда көзге чәчү дә алып барыла. Авыл хезмәтчәннәре 9800 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарырга тиеш. Бүгенге көнгә 4800 гектарда арыш чәчелгән. Бу – барлык мәйданның 49 проценты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев