Әгерҗе районының ике авыл җирлеге башлыгы Президент кулыннан машина ачкычлары алды
Авыл хуҗалыгы

Әгерҗе районының ике авыл җирлеге башлыгы Президент кулыннан машина ачкычлары алды

Азево һәм Кулегаш авыл җирлекләре

Казанда узган “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” ассоциациясенең XV съезды кысаларында республика смотр-бәйгесендә җиңгән авыл җирлекләренә машина ачкычлары тапшырылды.

Безнең районнан “Нива Шевроле” автомобиленә бу юлы Азево һәм Кулегаш авыл җирлекләре лаек.

– Әлеге җиңү безнең алга тагын да зуррак бурычлар куя. Болар – авылларның киләчәге турында кайгырту, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү өчен шартлар тудыру, шәхси хуҗалыкларда мал санын арттыру һәм башкалар, – диләр әлеге җирлек башлыклары Владимир Семенов һәм Юрий Васильев.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев