Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Әгерҗедә ярминкә үтә

Яңгыр да комачауламый

Иртүк яңгыр явып торуга карамастан, авыл уңганнары сәгать 7дә үк ярминкә буласы К.Маркс урамына җыела башладылар. Сатып алучылар да әкренләп килә башлады.

Шаршадыдан үзмәшгуль Гөлнара Закирова күпләп йорт кошлары үстерү белән шөгыләләнә.

– Каз, үрдәк, мулард, бройлер итләре алып килдем. Казның каклаганы да бар. Алдагы ярминкәләрдә халык кырлыган (иван-чәй)не яратып алды. Бу юлы да алып килдем. Гадәттә, алып килгәнне сатып бетереп кайтам, – диде ул.

– Ярминкәне оештыручыларга зур рәхмәт. Мин ит алырга чыккан идем. Берничә урында ит сату оештырылган. Сайлап алу мөмкинлеге зур, – диде әгерҗеле Ольга Кәримова.

Ә менә Рамазан Фәрхетдинов ашлык алырга дип чыккан:

– Хәтсез көтсәм дә ашлык төягән машиналар күренмәде. Яңгыр яуганга килмәгәннәрдер инде, – диде ул.

Ярминкәдә бәяләр:

Бер килосы:
Сыер ите 280-340 сум
Дуңгыз ите 230-250 сум
Бавыр 210 сум
Тел 450 сум
Йөрәк 180 сум
Каз ите 450 сум
Мулард 450 сум
Бройлер 250-280 сум
Каклаган каз 1200 сум

Чөгендер, кишер 30 сум
Ташкабак 15 сум
Кәбестә 10-12 сум
Суган 25 сум

Май 350, 380, 430 сум
Сыр 380-420 сум
Эремчек 130 сум

Балыклар:
Судак 280 сум
Чуртан 180 сум
Табан балык 150 сум
Корбан балыгы 100сум
Агарчак (Жерех) 160 сум
Ысланган балык 380 сум

Бер чиләге:
Бәрәңге 100,150, 200 сум

Бер литры:
Сыер сөте 42 сум
Кәҗә сөте 80 сум
Бал 500 сум

Бер данәсе:
Сарымсак 10 сум

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев