Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яңавылдан Данияр Гыйльмегаянов – урып-җыю чорында әтисенең уң кулы

Алар икесе бергә 800 тоннага якын бөртеклеләр суктырып, район комбайнчылары арасында өченче урында баралар

Данияр ГЫЙЛЬМЕГАЯНОВка 15 яшь кенә әле. Быел 8 сыйныфка укырга бара. Комбайнчы ярдәмчеләре арасында иң яше. Биш яшендә үк урак вакытында әтисе белән кырга йөри башлаган Даниярга районыбыз иген басуларын ничә тапкыр урарга туры килде микән инде?! 

–    Әти кулы астында эшләве рәхәт. Шул ук вакытта бик җаваплы да, – ди Данияр.
Кырда эшләүчеләр “бу яшүсмернең бер генә минут та тик торганы юк. Кирәк вакытта әтисен дә алыштыра, ремонт эшләрендә дә бик теләп катнаша, комбайнны да чип-чиста тота“, диләр. 

Илдус абый үзе дә төпчегенең кечкенәдән кул арасына кереп үсүенә сөенә. 

–    Бер яктан караганда, малайларны техника янына якын китерергә ярамый. Ә икенче яктан кечкенәдән тимер-томыр арасында кайнашып үсмәгән баланы үскәч кенә эшкә җәлеп итеп булмый бит. “Права“ алгач кына йөрерсең, сиңа әле ярамый дип торсаң, аннан соң эшкә тарту авыр булачак. Табын түренә икмәкнең нинди юллар белән килгәнен үз күзләре белән күреп, аңлап үссәләр яхшырак дип уйлыйм, – ди ул. 
Басуда гына “бишлелек” эшләп калмый Данияр, хуҗалыкта да әти-әнисенең уң кулы ул. Маллар карау – аның җаваплылыгында. Техника янында кайнашырга ярата. 

–    Төпчегемнең абыйларыннан да остарак булып үсүенә сөенәм, – ди Илдус абый Даниярның җилкәсеннән кагып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев