Иске Эсләк – районда мини-ферма республика программасында иң күп катнашучы җирлекләрнең берсе
Халыкның тырышлыгы, дәүләт программасында актив катнашуы нәтиҗәсендә бу җирлектә сөтлебикәләр саны кайбер зур авылларга караганда да күп
Иске Эсләк – районда мини-ферма республика программасында иң күп катнашучы җирлекләрнең берсе. Әлеге программа буенча бу җирлектә җиде хуҗалык абзар төзеп, Хөкүмәттән субсидия алып, сыерлар санын арттырган.
Илгиз–Нурсинә Садриевлар хуҗалыгы 600 мең субсидия алган. Алар сыерлар санын унбишкә җиткерәләр. Быел әлеге программада Илһам–Ләрисә Дәүләтшиннар гаиләсе дә катнаша.
Халыкның тырышлыгы, дәүләт программасында актив катнашуы нәтиҗәсендә бу җирлектә сөтлебикәләр саны кайбер зур авылларга караганда да күп. Быелның 1 январена шәхси хуҗалыкларда 125 сыер исәпләнә.
Авыл кешесе үзеннән арткан сөтне кая куйыйм дип борчылмый. Иске Эсләктә дә, Үтәгәндә дә сөт җыю оештырылган.
Быелның алты аенда иң күп сөт тапшырган хуҗалыклар: Иске Эсләктән Илгиз Садриев, Марат Шәйдүлләтов, Фәнил Шәмсетдинов, Үтәгәннән Любовь Мусина, Илһам Шәймәрданов, Дамир Әхмәтов. Сөткә вакытында исәпхисап ясала. Бер литры – 25 сум. Авылда җәй көне маллар көтүгә дә чыгалар. Аны чират буенча көтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев