Район хуҗалыкларында тәүлеклек сөт саву күләме 51,5 тонна тәшкил итә
“Нәүрүз” ширкәтендә 35 тонна сөт савыла. Күрсәткеч, узган елга караганда, 5,5 тоннага кимрәк. “Наҗар” хуҗалыгында тәүлеклек сөт күләме – 4,3 тонна. Узган елның шул чорына караганда 210 килога артык. Сарсак-Омгадагы “Сәетов” крестьян-фермерлык хуҗалыгында көн саен 6,8 тонна сөт савыла. Күрсәткеч 2,2 тоннага күбрәк. Фермерлык хуҗалыкларында күрсәткеч – 5,4 тонна.
Район буенча бер сыердан тәүлеккә 23,8 кило сөт савыла.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев