Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Киләсе атнада районда урып-җыю кампаниясенә старт бирелә

Бөртеген дә югалтмыйча җыярга!

Районда 10 июль тирәләрендә үк уракка төшкән еллар сирәк. Ә менә быел җәй коры булу сәбәпле, аграрийлар көзге культуралар үскән басуларга киләсе атна башыннан ук чыгарга планлаштыралар. Бу көннәрдә алар комбайннарында соңгы төзекләндерү эшләрен башкаралар. 

Узган атнада “Нәүрүз“ ширкәтендә урып-җыю кампаниясе алдыннан традицион комбайннар парады узды. Аңа кадәр Казаннан килгән “Татарский“ агрохимия үзәге директоры Әнәс Локманов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин, “Нәүрүз“ ширкәте, “Наҗар“, “Сарсак-Омга“ хуҗалыклары басуларында булып, игеннәрнең торышын карадылар. 

–    Быел корылык Россиянең күп төбәкләрен сынады. Шул исәптән, Татарстанны да. Шунлыктан безгә булганның кадерен белеп, икмәкне югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Ә бу сезнең тырышлыгыгызга бәйле, җир уллары! – дип мөрәҗәгать итте Әнәс Әхтәм улы уракта катнашачак механизаторларга.   

–    Җыеп алыначак ашлык узган ел белән чагыштырганда күпкә кимрәк булыр дип көтелсә дә, безнең алда торган төп бурыч – орлыкка, малларны кыш ашатырга җитәрлек һәм шәхси хуҗалыкларны тәэмин итәрдәй ашлык җыеп алу, – диде Дидүс Гаскәрович та. 
Язын чәчү эшләрен иртә төгәлләгән, агротехник чараларны вакытында һәм тиешле дәрәҗәдә уздырган хуҗалыкларда быел ашлык булачак, диләр белгечләр.

“Нәүрүз“ ширкәтенең баш агрономы Алмаз Шәйхуллин да шуны ассызыклый. 

–    Көзге культураларның уңышы начар булмас дип уйлыйбыз. Ә менә язгы культураларның күпме чыгачагын әлегә фаразлап булмый. Чөнки алар чәчәк атып бетерделәр генә әле. Узган ялларда яңгыр явуның файдасы булмый калмас. Шуңа күрә уңышка өметне югалтмыйбыз, – ди ул.  

“Нәүрүз“ ширкәте басуларында 10450 гектарда урып-җыю эшләре башкарылырга тиеш. Шуның 3807 гектары – көзге, 6643 гектары язгы бөртекле культуралар. 

–    Безнең алда, иң беренче чиратта, малларга терлек азыгын җитәрлек күләмдә хәзерләү бурычы торганлыктан, 1500 гектарда үскән арышны сенажга салырга туры килде. Калган 3074 гектардагысын суктырачакбыз, – ди баш агроном. 

Арышны сенажга салу куркыныч түгел, ди ул. Чөнки “Нәүрүз“ ширкәтендә узган елның көзендә үк орлык өчен 600 тонна арпа, 150 тонна борчак, көзен чәчәргә 500 тонна, орлыкны яңарту өчен 200 тонна арыш әзерләнгән. 280 тонна көзге бодай сатып алырга килешү төзелгән.  

Дуслар! Материалны тулысынча газетабызда укыгыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев