Ислам Хуҗин район күләмендә рекорд куйды
Авыл хуҗалыгы

Ислам Хуҗин район күләмендә рекорд куйды

Ул дүртенче ел рәттән “Нәүрүз“ ширкәтендә урып-җыю кампаниясендә катнаша

“Нәүрүз“ ширкәтенең 18 яшьлек комбайнчысы Ислам Хуҗин, районыбыз кырларыннан 3381 тонна бөртеклеләр суктырып, район күләмендә рекорд куйды.

Шушы ук ширкәт комбайнчылары Илдус Гыйльмегаянов – 2932, Алексей Красильников – 2276, Илшат Галләмов – 2224, Адель Мәрданов – 2145, Рамил Шәйдуллин 2075 тонна ашлык җыйдылар.

“Наҗар“ хуҗалыгыннан Нурулла Гыймазетдинов – 1142, Руслан Шәйдуллин – 945, Айрат Кәримов – 777, “Сарсак­Омга“ хуҗалыгыннан Вячеслав Васильев, Владимир Байков 1200шәр тонна ашлык суктырдылар

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев