Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Лейкоз авыруы - чир чигенми

Лейкоз таралуның төп сәбәбе

Район ветеринарлары елга ике тапкыр – язын һәм көзен “Нәүрүз“ ширкәте, гаилә фермалары, крестьян-фермерлык, шәхси хуҗалыкларда лейкоз авыруына тикшерү өчен мөгезле эре терлекләрдән кан алалар. Август аенда районда сыерларны әлеге авыруга  тикшерү чарасы башлана. 

Терлектә лейкоз авыруы – ул яман шеш белән төгәлләнгән йогышлы хроник чир. Гади генә әйткәндә, кан рагы. Әлеге вирус бер терлектән икенчесенә кан, сөт һәм башка зарарланган материаллар буенча бик тиз күчә. Лейкоз – дәвалап булмый торган чир. Вирус эләктергән терлекне асрарга ярамый. Аны сугымга озаталар. 

Әгерҗе районында лейкоз авыруы белән хәл ничек соң? Соңгы елларда әлеге чиргә каршы көрәш чаралары планлы рәвештә алып барылса да, республикадагы кебек үк, бездә дә лейкоз көн үзәгендәге проблема булып кала.

Быел районда иммунодиффузия реакциясенә (РИД) 4683 баш мөгезле эре терлек тикшерелде. Шуның 2890ы – күпләп мал тоту урыннарындагы терлекләр. Тикшерү нәтиҗәләре нигезендә фермалардагы 747 сыерда лейкоз авыруы ачыкланды. Шәхси хуҗалыкларда тикшерелгән 1793 терлекнең 47сенең әлеге чир белән авыруы билгеле булды.

Лейкоз таралуның төп сәбәбе – аны авыру ачыклануга ул терлекне ит комбинатына озатмау. Чирле терлекне сугымга җибәргәнче изоляцияләп тоту “Наҗар“ хуҗалыгында гына оештырылган. “Сарсак-Омга“ ширкәтендә дә авыру малларны тизрәк ит комбинатына озату ягын карыйлар. Ә менә “Нәүрүз“ ширкәтендә бу эш авырдан бара. Ширкәтнең “Варкләд-Бодья“ һәм “Биектау“ бүлекчәләрендә авыру һәм сәламәт терлекләрне аерым көтүлекләргә йөртүне оештыру – мөһим мәсьәләләрнең берсе.

Лейкоз авыруы безң район өчен һаман да актуальлеген югалтмый. Шуңа күрә ветеринар чараларга җитди каравыгызны үтенәбез. Белешмәләр өчен телефон: 24642.  

Ренат ХИСМӘТОВ,
район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев