Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Махсус комиссия терлек азыгы хәзерләүдә эшләячәк техниканы тикшерде

Ун көннән районда тагын бер җаваплы кампания – терлек азыгы хәзерләү башланачак

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Айдар Сәләхов җитәкчелегендәге махсус комиссия, бүген “Нәүрүз“ ширкәтендә, “Наҗар“ һәм “Сарсак-Омга“, Салагыштан фермер Сәхиповлар хуҗалыкларында булып, тиздән терлек азыгы хәзерләүдә эшләячәк техниканың әзерлеген тикшерде. 

Комиссия соңгы елларда “Нәүрүз“ ширкәтенең терлек азыгы хәзерләүгә җитди каравын билгеләп үтте. Директор Игорь Григорьевич та эшче көчләр белән кытлык юклыгын, запас частьлар кайтып торуын әйтте. 

–    Безнең алда азыкны яхшы сыйфатлы итеп хәзерләү бурычы тора. Шуңа күрә сезгә зур җаваплылык йөкләнә, – диде ул механизаторларга мөрәҗәгать итеп. 

Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин да әлеге җаваплы чорда эшләячәк авыл хезмәтчәннәренә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп, сак эшләүләрен теләде. 

–    Кәеф яхшы. Чәчү эшләре төгәлләнде. Кичә хезмәт хакы түләделәр. Запас частьлар, ягулык-майлау материаллары белән бернинди проблема туганы юк. Яңа елдан соң запчастьлар күп кайтты. Шуңа техниканы да тулысынча ремонтлап бетердек, – диде “Магдонда“ эшләячәк Яңавылдан Миндар Харисов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев