Авыл хуҗалыгында тиздән янә бер җаваплы кампания старт алачак
Авыл хуҗалыгы тармагында язгы чәчү эшләренең кызган чагы булса да, аграрийлар терлек азыгы хәзерләр чак җитәсен дә истән чыгармыйлар.
Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру бүлеге белгече Айрат Галиев, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ленар Сабиров җитәкчелегендәге махсус комиссия “Нәүрүз” ширкәтендә, “Наҗар”, Салагышта Сәхипов, Сарсак-Омгада И.Сәетов, Пеләмештә М.Ибраева хуҗалыкларында булдылар.
– Безнең алда азыкны яхшы сыйфатлы итеп хәзерләү бурычы тора. Шуңа күрә сезгә зур җаваплылык йөкләнә, – диде Ленар Тәлгать улы хуҗалык белгечләренә һәм механизаторларга мөрәҗәгать итеп.
Комиссия вәкилләре Хезмәтне саклау айлыгы кысаларында кыр эшләрендә катнашучы авыл хезмәтчәннәренә куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәү буенча инструктажлар да үткәрделәр.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев