Мегафермада соңгы ярты елда эш күрсәткечләре яхшырган
Җитәкчесе яңа, эшләре бара алга
Район башлыгы Азат Вәлиев, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин, Яңавылдагы сөтчелек мегафермасында булып, биредәге эш шартлары һәм күрсәткечләр белән таныштылар.
БЕР ЕЛ ЭЛЕК
Моннан нәкъ бер ел элек мегафермага барып, биредәге эш шартларының “ташка үлчим” булуын күреп шаккатып кайткан идек. Ул сыерларда тояк авыруының да нәкъ “чәчәк аткан” вакыты иде. Мегаферма эшчеләренең хезмәткә салкын карашы да сизелде. Һәркайда тәртипсезлек, пычраклык... Шул сәбәпле, күрсәткечләр дә чагыштырмача түбән иде: бер сыердан уртача 16 кило сөт савалар, бозауларның артымы да 475 грамм гына тәшкил итә. Маллар арасында үлем очраклары да күп.
ҮЗГӘРЕШЛӘР КҮП
Ә бу юлы безне мегаферма ничек каршы алды соң? Барысы да идарәче итеп Константин Дедюхинны билгеләгәч үзгәрде, диләр мегаферма эшчеләре. 2018 елдан биредә баш зоотехник булып эшләгән Константинга билгеле сәбәпләр аркасында берара эштән китеп торырга туры килә. Декабрь аенда ул яңадан бирегә кайта. Бу юлы аңа идарәче вазифасын тәкъдим итәләр һәм ул җиң сызганып эшкә тотына.
Моңа кадәр сыерларны тәүлеккә өч тапкыр сауган булсалар, идарәче ике тапкыр савуны гамәлгә кертә.
– Бу ысулга күчсәк тә, сөтнең күләмен югалтмадык. Ә менә ялкау, эшкә “салып” килергә яраткан сыер савучылардан котылдык, – ди ул.
Шулай итеп, мегафермада 12 урынына сигез сыер савучы гына эшли бүген. Дүртесе – иртәнге сәгать 5тән көндезге 12гә кадәр, калганнары – кичке алтыдан төнге 12гә кадәр. 1070 савым сыерның һәрберсе дә сменадагы һәр сыер савучы кулыннан уза. Берсе җиленнәрен юа, икенчесе аппарат кигезә һәм башкалар... Бер сыердан көнлек савым 20,5 литр тәшкил итә. Хөкүмәткә көн саен 22 тонна сөт озаталар.
– Сыер савучыларның хезмәт хакын 30 мең сумга кадәр күтәрдек. Барысы да – тәҗрибәлеләр, үз вазифаларына намус белән карыйлар, – ди идарәче.
Тулысынча материалны газетабызның 25 санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев