Министр урынбасары Әгерҗегә килде
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов “Нәүрүз“ ширкәтенең сөтчелек мегафермасындагы эш шартлары белән танышты
Мегафермада 1720 савым сыер бар. Шуның 700е – узган ел республика программасы буенча чит илдән кайтартылган голштин токымлылар. Бүгенге көндә биредә 41,2 тонна сөт савыла. Бер сыер уртача 22 кило сөт бирә. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 4,8 килога күбрәк. Министр урынбасары моның яхшы күрсәткеч булуын билгеләп үтте.
Әмма мегафермада эшче кулларга кытлык булу иң зур проблемаларның берсе булуын әйттеләр. Бигрәк тә сыер савучылар җитми икән.
– Эшчеләр җитми икән, кул хезмәтен җиңеләйтеп, эшне автоматлаштырырга тырышыгыз. Хәзер моның өчен мөмкинлекләр бар, – диде Казан кунагы.
Ленар Наил улы ачык һавада тәрбияләнүче 3 айга кадәр бозауларның торышы белән танышты, терлекчеләр белән аралашты.
– Бозаулар көр күренәләр. Тәрбия яхшы икәнлеге сизелә. Әмма чир эләкмәсен өчен чиләкләрне махсус кушылмалар белән юарга киңәш итәм. Чөнки сәламәт терлек үстерүдә ветеринария-санитария таләпләрен төгәл үтәүнең әһәмияте зур, – диде министр урынбасары.
Бу көнне Казан кунагы мегафермада кышкы чорга корпусларны әзерләү, терлек азыгы хәзерләү барышы белән дә танышты.
– Мегафермада үсеш бар, уңай якка үзгәрешләр күзгә ташлана. Әмма ирешелгәннәр чик түгеллеген истән чыгармагыз. Тагын да югарырак уңышларга ирешү өчен мөмкинлекләр бар сездә, – диде ул сүзен йомгаклап.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев