Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

“Наҗар“ – һәрчак беренче

Һәрчак беренчелекне үз кулында тота

“Агрохимсервис“ ширкәтенең “Наҗар“ ярдәмче хуҗалыгы чәчүдә булсынмы, урып-җыюдамы, сөт саву буенчамы – һәрчак беренчелекне үз кулында тота. “Бу идарәче Ирек Сабирҗановның эшне дөрес оештыра белү нәтиҗәсе“, – ди “Агрохимсервис“ ширкәте җитәкчесе Адил Латыйпов. 

760 гектардан җыелган 1900 тонна алтын бөртекләрне ындыр табагына алып кайтып урнаштырганнар. “Уракны бер ай эчендә төгәлләдек“, диләр игенчеләр.

–    Июль аенда көчле яңгыр яву сәбәпле, быел уңыш узган елга караганда сигез процентка түбәнрәк булды. Әмма начар дип әйтмәс идем. Бер гектардан 25 центнер бөртеклеләр җыйдык, – ди Ирек Сабирҗанов. 

Амбарга кайткан ашлыкның 300 тоннасын – орлыкка, 600 тоннасын малларга азыкка дип әзерләп куйганнар. Эшчеләргә премия өчен дә тау-тау бөртеклеләр өелгән. Эш күләменә карап 5 центнердан 5 тоннага кадәр ашлык алачаклар, диләр. 

–    Сөенә-сөенә эшлибез, – ди ветеран шофер Әнис Муллахмәтов. – Лаеклы ялга чыккач та җаваплы чорда һәрчак хуҗалыкка ярдәмгә киләм. Язын чәчүлек орлык ташыйм, көзен шул орлыклардан үскән бөртеклеләрне амбарга алып кайтам. Эшләгән кешенең кадерен беләләр биредә. Печән-салам да, ашлык та бирәләр. Хезмәтеңә хөрмәт булгач, эшләү дәрте артып кына тора. 

Ашлыкның бер бөртеген дә әрәм итүгә юл куймаганнар. Дымлылыгы 15 проценттан арткан очракта башта “киптергеч“, аннан “чистарту“ аша үткәргәннәр. Язын җир куенына иңдереләчәк орлыкларны махсус комплекс аша да чыгарганнар. 

–    Бу комплексны әле быел гына урнаштырдык. Ашлык төягән машиналар да күптән түгел сафка бастырылган электрон үлчәү аша үттеләр. 300 рулон сыйдырышлы яңа склад һәм ферма янәшәсендәге сыерлар өчен җәйләүне дә төзеп бетердек, – ди Ирек соңгы вакытта алып барылган төзелеш эшләре турында сөйләп. 

Амбарда биш кеше хезмәт куя. Аның мөдире Миләүшә Батырованы да, эшчеләр Җәүдәт Нурмөхәммәтов, Флүр Шәйхетдинов, Рафил Шәехов, Илфат Әхмәтшинны да мактап туялмыйлар. Ындыр табагын һәрвакыт тәртиптә тоталар. Урып-җыю чорында көнне-төнгә ялгап эшләсәләр дә, зарлануны белмәделәр, диләр алар турында.  

Бүгенге көндә “Наҗар“да 500 баш мөгезле эре терлек бар. шуның 200 башы – сыерлар. Хәзерге вакытта көн саен бер сыердан 16 кило сөт савалар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X