“Нәүрүз“ ширкәтендә яшь егетләр эшли
Алар практика үтәләр
Быел ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы киләчәкләрен авыл хуҗалыгы белән бәйләргә теләгән студентларны кыр эшләре вакытында ярдәм итү өчен районнарга ярдәм итәргә җибәрде. Бүгенге көндә безнең районда 8 студент практика үтә. Аларның бишесе – Казан аграр университеты, өчесе Түбән кама политехника көллияте студентлары.
Егетләр башта “Нәүрүз“ ширкәтендә чәчү кампаниясендә ярдәм иткәннәр. Хәзер уҗымнарны корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы агулауда эшлиләр. Аннан терлек азыгы хәзерләүдә техника иярләргә җыеналар.
– Безгә бик ошый. Авыл һавасы бөтенләй икенче. Тәмле ашаталар. Махсус эш киемнәре бирделәр. Бүген-иртәгә хезмәт хакы да киләчәк, – диләр егетләр.
Авыл хуҗалыгы тармагы киләчәктә нәкъ менә алар кулында булачак.
– Без моны аңлыйбыз. Шуңа күрә остазларыбыздан күп нәрсәгә өйрәнеп калырга тырышабыз, – диләр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев