«Нәүрүз“ ширкәте директоры җавап бирә
“Без авылда яшибез. Пай җирләребез “Нәүрүз“ ширкәтендә арендада. Басулардан бөртеклеләр җыеп алынганга шактый вакыт узды. Ни өчендер ширкәт әле дә исәп-хисап ясамый. Башка хуҗалыклар, фермерлар күптән ашлык өләштеләр бит инде“.
Рәсимә Ш.
Газета укучыбызның соравын “Нәүрүз“ ширкәте директоры Игорь ВАСИЛЬЕВка юлладык.
– Хәзерге вакытта пайчыларның исемлеген тәртипкә китерү бара. Без аларны тикшерү өчен авыл җирлекләре Советларына юлладык. Алардан җавап алгач пайчылар белән исәп-хисап ясый башлыйбыз. Бу эш озакка сузылмас дип уйлыйм.
Быел ашлык мулдан булды. Димәк, аны бирү буенча проблема тумаячак, – дип җавап бирде җитәкче.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев