Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

“Параллель“дә сыер сава Яңавыл киленнәре

Мария ФӘРРАХОВА, Татьяна ХАННАНОВА, Ләйсән МИНҺАҖЕВА – мегаферманың сыер бозаулату бүлекчәсе терлекчеләре

Алар 2012-2013 елларда Яңавылдагы мегафермага эшкә килгәндә тәҗрибә туплаган сыер савучылар булалар инде. Шуңа күрә биредә шартлар катлаулырак булса да, эш башлаганда ук сынатмыйлар. Хәзер алар – кирәк чакта сыерны да бозаулата ала торган, маллар белән андый-мондый хәл килеп чыкканда ярдәм дә күрсәтә алырдай үз эшләренең осталары булган савымчылар.

Мария, Татьяна, Ләйсән узган гасырның 90нчы еллар башында безнең якларга килен булып төшкәннәр. Мария белән Татьяна – Волгоград өлкәсеннән. 1989 елда шул якларга салам кысарга барган Яңавыл егетләре Азат белән Раил, чая, үткен кызларга гашыйк булып, үзләренә караталар. Өченче тапкыр килүендә Азат Марияне ияртеп алып кайтып та китә. Аларның туена дип килгән Татьянаны да Раил башка җибәрми инде. Әнә шулай, Яңавылда ике яшь гаилә туа.

Бөтенләй чит-ят җирдә төпләнсәләр дә, яшь киленнәр сер бирмиләр. Биредәге шартларга да, татарчага да өйрәнәләр, гореф-гадәт, йолаларны да үтәп яшиләр. Фәрраховлар өч кыз, Ханнановлар ике малай, бер кыз үстерәләр.

Лениногорск районында туып-үскән Ләйсән белән Җәүдәт дусларының туенда танышалар. Бер-берсенә бер күрүдә гашыйк булган егет белән кызның да бик тиздән чәчләре бергә үрелә. Матур гаиләдә ике кыз бала дөньяга килә. Әмма бәхетле парлы тормыш кына озакка сузылмый. 14 ел гына яшәп калалар Ләйсән белән Җәүдәт. Гаилә башлыгы моннан 17 ел элек вафат була. Быел Ханнановлар ишеген дә кайгы шакый. Татьянаның җәмәгате Раилнең дә гомере өзелә...

Яшь киленнәр Яңавылда яши башлагач та ул чагындагы “Нур“ колхозына эшкә урнашалар. Мариянең беренче хезмәт еллары ветеринар ярдәмчесе, аннан лаборант вазифалары белән бәйле. Татьяна сыер савучы булып эшләп лаеклы ялга чыккан каенанасы Мөгаллимәне алыштыра. Ләйсән бер-ике ел колхоз ашханәсендә пешекче, аннан бозау караучы булып эшли. Аннан аларның өчесенең дә хезмәт юллары сыер савучы һөнәре белән бәйле. 90нчы еллар ахырында башланган хезмәттәшлек һәм дуслыклары бүгенге көнгә кадәр дәвам итә Яңавыл киленнәренең.
 

Дуслар! Материалны тулысынча газетабызның җомга санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев